news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты республика халкын Космонавтика көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов «космик» Казан фотосурәтләре белән уртаклашты.

Татарстан Президенты республика халкын Космонавтика көне белән котлады

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Космонавтика көне уңаеннан Instagram челтәрендә Ирек мәйданы сурәте белән традицион фото куйды. Ул шулай ук космик тематикага Казан күренешләре белән тагын берничә фотография урнаштырды. 

Шулай итеп, Ирек мәйданы өстендәге болытлар аркасында Сатурн боҗрасы күренә, «Казан» гаилә үзәге Җирне үз өстендә тота, Казан циркы гөмбәзе оча торган тәлинкәгә әверелгән, ә «Ак Барс арена» стадионын иелеп космонавт күзәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot