news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыклары медиарейтингында ике позициягә күтәрелде

ТР Президентының медиаиндексы 57 529,9 тәшкил иткән. Төрле чыганакларда республика җитәкчесе телгә алынган хәбәрләр саны исә 8 170 булган.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел февраль ае нәтиҗәләре буенча гыйнвар белән чагыштырганда төбәк башлыклары медиарейтингында үз позицияләрен яхшыртты. Ул ике позициягә күтәрелде һәм җиденче урынны алды. «Медиалогия» компаниясе төрле массакүләм чыганакларда губернаторларны искә алулар ешлыгын өйрәнгән. 

ТР Президентының медиаиндексы 57 529,9 тәшкил иткән. Төрле чыганакларда республика җитәкчесе телгә алынган хәбәрләр саны исә 8 170 булган.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановның Татарстан территориясендә ябык биналарда битлек режимын саклау турында белдерүе һәм Ханты-Мансийск башлыгы Наталья Комарова белән бергә РФ Президенты Владимир Путинга рентабельсез нефть табу ситуациясенә игътибар итү үтенече кызыксыну уяткан.

Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын Татарстан Президентының 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиадага әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында һәм Казан шәһәре Думасының чираттагы сессиясендә катнашуы, шулай ук Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казан Суворов училищесына баруы җәлеп иткән.

Февраль нәтиҗәләре буенча медиарейтингта беренче урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин алган. Медиарейтингның икенче һәм өченче урыннарында Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100