news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә катнашачак

Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы техникасының яңа үрнәкләрен, шулай ук үсемлекләрне саклау чараларын караячак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә катнашачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексында булачак. Анда «ТатАгроЭкспо агросәнәгать» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясен уздыру планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының барлык өлкәләре тәкъдим ителгән күргәзмәне караячак. Биредә авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары күрсәтеләчәк.

Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын уздыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы эшенә бәя бирәчәк һәм киләсе елга бурычлар билгеләячәк.

Көннең икенче яртысында ТР Президенты «Сетевая компания «АҖ һәм «Нәфис Косметикс» АҖ җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Очрашу барышында хезмәт шартлары һәм хезмәт хакларының агымдагы дәрәҗәсе турында фикер алышу планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot