news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ТатАгроЭкспо күргәзмәсе белән танышты

Президентка заманча авыл хуҗалыгы техникасы, фермер хуҗалыклары продукциясе тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов ТатАгроЭкспо күргәзмәсе белән танышты
Владимир Васильев

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан-Экспо» үзәгендә ТатАгроЭкспо күргәзмәсе белән танышты.

Биредә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләре җәелдерелгән: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар, үсемлекләрне саклау чаралары, ашламалар, продукция эшкәртү, төргәкләү җайланмалары, фермерлык хуҗалыкларының продукциясе.

Иң элек Рөстәм Миңнехановка Россиянең төрле компанияләреннән заманча авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителде. Карап йөргәндә, чәчүлек комплекслары, тракторларның өстенлекләре турында аңлатып бардылар. Президент сыекландырылган табигый газда эшләүче беренче тракторны күрде, шушы ягулык төрен хуплады.

Рөстәм Миңнеханов Татпотребсоюз павильонына да керде, борай, ит-бәрәңге бәлешләреннән авыз итте. Умартачылык, аквахуҗалык стендларын карады.

Биредә, шулай ук, аграр тармакның 100 еллык тарихына багышланган театральләштерелгән экспозиция дә әзерләнгән. Бөек Ватан сугышында авыл хезмәтчәннәренң керткән өлеше дә күрсәтелә.

Күргәзмә өч көн эшләячәк. Татарстаннан, Россия төбәкләреннән, чит илләрдән 150 дән артык экспонат тәкъдим ителгән. Татарстан Президенты Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында күргәзмәгә югары бәя бирде һәм оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100