news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов хәләл продукция экспортының мөмкинлекләре зур дип саный

«Без потенциалны максималь ачарга тиеш», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов хәләл продукция экспортының мөмкинлекләре зур дип саный
Владимир Васильев

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәләл продукция экспортының мөмкинлекләре зур. Бу хакта ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

Президент илкүләм проект гамәлгә ашырылганын искәртте.

«Экспорт буенча әлегә план күрсәткечләренә чыкмадык. Бүген экспортның бөтен мөмкинлекләрен карарга кирәк. Минемчә, хәләл продукция резервы зур, — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул республиканың Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән мөнәсәбәтләре яхшы булуын искәртте. «Булган коралларны кулланырга кирәк. Казансаммит уздырыла, җәен үтәчәк. Без потенциалны максималь ачарга тиеш», — диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot