news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге элекке вице-премьер Хәснулинның вафатына бәйле кайгы уртаклаша

Аңа 79 яшь булган.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Татарстанның элеккеге вице-премьеры Мансур Хәснулинның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Дәүләт эшлеклесе кичә 79 яшендә вафат булды. 

«Җаваплы вазифаларда эшләгәндә, М.М.Хәснулин үзен белемле һәм принципиаль җитәкче, көчле һәм талантлы оештыручы итеп күрсәтте. Энергияле, куелган максатына ирешүдә үҗәтлеге өчен хезмәттәшләре һәм дуслары арасында абруй һәм тирән ихтирам казанды», диелгән хәбәрдә.

Мансур Мингали улы Хәснулин 1942 елның 22 мартында Свердловск өлкәсенең Кировоград шәһәрендә туган. Үз хезмәт эшчәнлеген 1960 елда Башкортстан АССР Салават химкомбинатында токарь буларак башлый. 1966 елда Казан химия-технология институтын тәмамлагач, билгеләнеш буенча Түбән Камага төзелә торган нефть химиясе комбинатына («Нижнекамскнефтехим») җибәрелә, 1971 елдан комбинатның профсоюз комитетында эшли. 1979 елда Түбән Кама шәһәр советы башкарма комитеты рәисе була. 

1985 елда Хаснулин Менделеевск районын төзүдә катнашкан, 1990 елга кадәр КПССның Менделеевск райкомының беренче секретаре булган. Аның җитәкчелегендә районда җирле хакимият органнары формалашкан, юл төзелеше үскән, яңа сәнәгать һәм социаль объектлар төзелгән. 

1990 елда Мансур Мингали улы ТАССР Министрлар Советының транспорт, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. 1992 елда Татарстан Премьер-министры урынбасары булды. Аның катнашында Татарстанның сәнәгать предприятиеләренең мөлкәт һәм кадрлар потенциалын саклап калу, газлаштыру һәм төзелеш темпларын арттыру буенча катлаулы бурычлар хәл ителде

1994-2000 елларда Хәснулин Киров исемендәге Казан синтетик каучук заводын җитәкләгән.

Мансур Мингали улы XI чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты һәм II чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, икътисади үсеш һәм реформалар мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе булды. 

Ул Мактау ордены, «Хезмәт батырлыгы өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «ТАССРның 100 еллыгына» медальләре белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган химигы исеменә лаек булган.

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев, ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев имзалаган.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100