news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Исламны дәүләт дине итеп кабул итү уникаль Россия цивилизациясен булдырды

Казан Кремлендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышы уза.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 1100 ел элек Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү Россия өчен тарихи әһәмияткә ия.

«Бу вакыйга көнбатыш һәм көнчыгыш традицияләрен берләштергән уникаль Россия цивилизациясен булдырды», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча респубика оештыру комитеты утырышында.

Президент көн кадагында федераль, республика чаралар планын раслау һәм логотип проектын карау мәсьәләләре торганын әйтте. «Ил Президенты Владимир Путин карары нигезендә, Идел буе Болгарында исламның рәсми кабул ителүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итү дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә. Моның өчен без илебезнең лидерына рәхмәтле», — диде.

Рөстәм Миңнеханов былтыр федераль оештыру комитеты булдырылганын, җитәкчесе итеп Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин куелганын искәртте. «Республика оештыру комитеты булдырылды, зур әзерлек эше үткәрелде», — диде.

«Безнең дәүләт территориясендә православие һәм башка традицион диннәр белән элемтәдә ислам үсеше илдә конфессияләр арасында татулык һәм теләктәшлекнең заманча мөнәсәбәтләренә ныклы нигез салды. Бу бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен уникаль үрнәк, кыйммәтләр ориентиры һәм конкурентлы өстенлек», — дип белдерде Татарстан Президенты. 

Миңнеханов Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан чаралар Россия мөселманнарын берләштерүгә, җәмгыять һәм дәүләтнең мөселман традицияләрен торгызуда ихтыяҗларының тыгыз бәйләнешенә юнәлдерелгәнен билгеләп узды. «Без Россиядә традицион конфессияләр арасында диалогка, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәвенә уңай шартлар тудыруга зур игътибар бирәбез», — диде.

Ул ислам кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» чаралары беренче тапкыр Болгарда 1989 елда ук мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин инициативасы буенча уздырылганын искәртте. «Шул вакыттан ата-бабалар мирасын саклау буенча күп эшләр башкарылды», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100