Ренат Заманов Татарстан Дәүләт архивы директоры итеп билгеләнде

Заманов моңарчы Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратында эшләде.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Ренат Заманов Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры итеп билгеләнде.  Бу хакта ТР архив эше буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ренат Заманов моңарчы ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеген җитәкләгән.