news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты «омикрон» турында: обсерваторларны җәелдерүгә әзерләнергә кирәк

Вирус дөньяның 50дән артык илендә, Россиядә дә ачыкланган. Төркиядән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм Мисырдан яңа штамм кайту мөмкинлеге аерым борчу тудыра, ди ул.

Татарстан Президенты «омикрон» турында: обсерваторларны җәелдерүгә әзерләнергә кирәк
Рамиль Гали

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа омикрон-штаммына бәйле хәл киеренкеләнгән очракта, Татарстан обсерваторларны җәелдерергә әзер булырга тиеш, дип белдерде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерүенчә, вирус дөньяның 50дән артык илендә, шул исәптән Россиядә дә ачыкланган. Төркиядән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм Мисырдан яңа штамм кайту мөмкинлеге аерым борчу тудыра, ди ул.

«Вазгыятьне контрольдә тоту өчен кирәкле бөтен эш тә оештырылган, — дип хәбәр итте республика җитәкчесе. — Кирәк булса, без обсерваторларны ачарга әзер булырга тиеш. Казан һәм Бигеш халыкара аэропортларында әлеге илләрдән килгән кешеләрне тикшерү эше дәвам итә».

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, Татарстан халкын Covid-19дан вакцинацияләү дә дәвам итә. 175 прививка пункты оештырылган, аларның икесе тәүлек буе эшли. Хәзерге вакытта вакцинаның беренче дозасын 2,2 миллионнан артык татарстанлы алган, бер атна эчендә 20 мең кеше привика кадаткан.

Президент прививка ясау кампаниясе яхшы темплар белән бара, дип саный. Бу күрсәткеч ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан башкарылган җитди эш турында сөйли.

news_right_1
news_right_2
news_bot