news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында реставрациядән соң борынгы таш мәчетне ачты

«Бүген бөтен татар халкы өчен зур тантана. Татар халкы тарихында беренче таш мәчет», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында реставрациядән соң борынгы таш мәчетне ачты
Салават Камалетдинов

(Әтнә, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында реставрациядән соң ачылган мәчет ачылышында катнашты. Бу Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, 1769 елда салынган Казан читендәге иң беренче таш мәчет. 

Тантананы Коръән сүрәләре белән Россиядә Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре буенча бөтендөнья оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим Сабиров ачып җибәрде.

«Бүген бөтен татар халкы өчен зур тантана. Татар халкы тарихында беренче таш мәчет. Зур хезмәтләр куелып төзекләндерелде. Авыл халкын да, килүчеләрне дә котлыйм. Игелекле сәгатьтә булсын! Гел шушында килергә насыйп булсын! Рәхәтен күрегез! Шушы эштә катнашкан һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Киләчәктә дә республикада мәчетләр гөрләп торсын!» — дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов.

Президент мәчеткә яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады.

«Дин ул — безнең гореф-гадәтебез, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне мәктәптә генә укытып бетереп булмый, мәчет ул яшь буынга фикерләрне тапшыру урыны да. Шушы эшләрне башкарып чыксак, киләчәгебез уңай булыр», — дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов, Әсгать Сәфәров, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка кунаклар мәчет тарихы музеен карап чыкты. Аннары мәчетнең эчендә Татарстан мөфтие Җомга вәгазен укыгач, барлык җыелган халык Җомга намазын укыдылар.

  • Таш мәчет архитектура һәйкәле һәм төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты булып тора. Аны Казандагы Шиһабетдин мәчетенә караганда бер елга алданрак төзегәннәр.
  • Ике катлы мәчет, Екатерина II Указы нигезендә, 1769 елда чыгышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан булган танылган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тарафыннан салына.
  • 30нчы еллардан бирле, ягъни Совет чорында мәчет авыл халкы өчен мәдәният сарае булып тора. 2012 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан ул тарихи-мәдәни бина буларак теркәлә.
  • 2018 елда ТР Президенты аппараты җитәкчесе, ТР Президенты карамагындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдиме белән төзекләндерү эшләре башлана. 2020 елның җәендә, Корбан бәйрәме алдыннан аның гөмбәзенә ярымай урнаштырылды. Реставрация Петербург бароккосы стилендә ясалган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100