Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Словакия икътисад министрлыгы башлыгын Татарстанга чакырды
ТР Президенты Татарстан һәм Словакия бизнес-структураларының, шулай ук аларның сәүдә-сәнәгать палаталарының уртак эшен активлаштыруның мөһимлегенә игътибар итте.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Икътисад министрлыгы башлыгы Петер Жигой белән Братислава шәһәрендә очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов, әңгәмәдәшен Россия-Словакия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше буларак, Татарстан делегациясе эшен хуплар, дигән ышаныч белдерде.
Моннан тыш, ул Россия регионы буларак Татарстан белән Словакия Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур мөмкинлекләр турында да әйтте. 2018 елда яклар арасында товар әйләнеше 23 процентка артты һәм 540 млн АКШ долларына җитте.
«Без Словакия компанияләренең үз бизнесларын үстерүләрен һәм Татарстанны Россия базарына чыгу мәйданчыгы буларак куллануын телибез», — дидеРөстәм Миңнеханов. Һәм «Татнефть» компаниясе Slovnaft Словакия фирмасына бирә торган нефть турында искә төшерде.
Моннан тыш, ТР Президенты Татарстан һәм Словакия бизнес-структураларының, шулай ук аларның сәүдә-сәнәгать палаталарының уртак эшен активлаштыруның мөһимлегенә игътибар итте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Петер Жигуны Словакия эшлекле даирәләре делегациясе җитәкчелегендә Татарстанга хезмәттәшлек мөмкинлекләрен җентекләбрәк карау өчен чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз