Минтимер Шәймиев Владимир Путинның авыруы белән бәйле хәбәрләргә карата үз фикерен җиткерде

Аның фикеренчә, спортта буын тарттыру кебек имгәнүләрне чиргә кертү урынсыз

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт башлыгы белән нәрсә дә булса килеп чыккан очракта, сораулар тумасын өчен, һәрвакыт дөресен сөйләргә кирәк. Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай дип саный. “Моны мин аңлыйм, чөнки ил Президенты халык тарафыннан сайланып куела, карашабыз аңа төбәлгән һәм өметләребез дә аңа карата баглана”, - ди ул. Бу хакта Дәүләт киңәшчесе бүген Казан Кремлендә журналистлар белән узган матбугат конференциясендә, Россия Президенты Владимир Путинның сәламәтлеге белән бәйле сорауга җавап биргәндә шәрехләп узды. Искәртеп үтәбез, соңгы вакытта федераль массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Илбашының сәламәтлеге какшау турындагы хәбәр еш ишетелеп килде.
Минтимер Шәймиев Владимир Путинның спорт белән шөгыльләнүен ассызыклап, спорттагы имгәнүләрне чиргә кертмәвенә басым ясады. Аның фикеренчә, спорт белән шөгыльләнгән затның буынары, сеңерләре тартылып имгәнүенә гаҗәпләнергә кирәкми, гәрчә аның авыртуы озакка сузылса да. Минтимер Шәймиев үзенең дә ике еллап элек этеннән егылып төшеп, озак вакыт буыны сызлаштыргалап тынгылык бирмәвен искәртеп үтте. “Әмма мондый хәлләр турында сөйләүне кирәк санамыйм”, - дип ассызыклый Дәүләт киңәшчесе.
“Шулай да, һәр өлкәдә чама дигән әйбер булырга тиеш, ә без һаман шул ук режимда шөгыльләнергә телибез”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев һәм бүгенге көндә аңа йөзү белән шөгыльләнү зур канәгатьлек иңдерүе турында әйтеп үтте.
Матбугат очрашуында катнашкан КФУ ректоры, РФ Президентының ышанычлы вәкиле Илшат Гафуров исә, кичәге очрашуда Владимир Путинның бик актив, сәламәт, күтәренке кәефле булып күренүен билгеләп узды.