Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда патшабикә Екатерина II гә багышланган күргәзмәдә булды
«Екатерина Великая. Золотой век Российской империи» күргәзмәсе 2021 елның 11 апреленә кадәр эшләячәк.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Екатерина Великая. Золотой век Российской империи» күргәзмәсендә булды. Экспозиция «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында ачылды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президентына патшабикәнең шәхесенә һәм аның патшалык итү чорының төп вакыйгаларына кагылышлы берничә тематик бүлек тәкъдим ителгән.
«Залларда патшабикәнең һәм аның гаилә әгъзаларының күп кенә мемориаль әйберләре тәкъдим ителде: костюмнар, балалар уенчыклары, кыйммәтле бизәнү әйберләре, корал, җиһазлар, фарфор сервизлар, шулай ук Екатерина II язган китаплар», диелә хәбәрдә.
Экспозициянең икенче өлеше Екатерина II идарә иткән чорның төп вакыйгаларына багышланган. Миңнеханов кәсеп һәм сәнгать үсеше, агарту, илебез сәнәгатен үстерүгә юнәлтелгән реформалар турындагы бүлек белән танышты.
Оештыручылар Казан турындагы бүлеккә аерым игътибар бирде. Екатерина II 1767 елда шәһәргә килә. Рөстәм Миңнехановка шул вакыттагы Казан һәм аның тирәсе сурәтләнгән гравюралары, патшабикәнең юл костюмы кигән портреты, шулай ук сәяхәт вакытында анда булган әйберләр күрсәтелде.
Моннан тыш, экспозициядә Екатерина чорында басылган китаплар, шул исәптән Коръәннең рус теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителгән.
Күргәзмә киләсе елның 11 апреленә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз