«Алабуга»да Aurus җитештерүгә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 6,6 млрд сум акча кертәчәк

Махсус икътисади зонаның Күзәтүчеләр советы утырышында ике яңа проект хупланды һәм гамәлдәге бер резидентның җитештерүе киңәйтелде.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). «Алабуга» махсус икътисади зонасында (МИЗ) Aurus маркалы премиаль автомобильләр җитештерүгә 6,6 млрд сум акча кертеләчәк. Махсус икътисади зонаның инвестицион партнеры Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең «Тавазун» фонды булачак. Бүген бу турыда «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышында билгеле булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел әлеге махсус икътисади зонаның янә илдә иң яхшысы булганлыгын әйтте. Хәзер анда эшләп килүче 33 производство урнашкан, 7 меңнән артык эш урыны булдырылган. Шәхси инвестицияләр күләме 140 млрд сум тәшкил итә. «Дөньядагы катлаулы эпидемиологик вазгыятькә һәм кайбер чикләүләргә карамастан, без махсус зонаны алга таба үстерү буенча эшне дәвам итәбез», — диде ул.

Утырышта ике яңа проект хупланды һәм гамәлдәге бер резидентның җитештерүе киңәйтелде. Шуларның иң зурысы — Aurus Россия премиаль автомобильләрен җитештерү проекты. Аңа 6,6 млрд сум акча кертеләчәк. Машиналар җыю «Синергия 2» индустриаль паркының әзер җитештерү мәйданчыкларында башкарылачак.

«Без бу проектны инвесторлар буларак кына башлап җибәрмәдек. Без ышанабыз, озак вакытка исәпләнгән перспективада зур эшнең бер өлеше булырбыз. „Алабуга“ да төзелгән инфраструктура һәм проект өстендә эшләүче команда киләчәктә махсус зонага автомобиль индустриясе үзәге булырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанабыз», — диде «Тавазун» фондының идарәче директоры Әл-Джабари әфәнде.

Автомобильләр җыю «Синергия 2» индустриаль паркының әзер җитештерү мәйданчыкларында башкарылачак. «Тавазун» гарәп фонды инвестицияләренең гомуми күләме 110 млн евро тәшкил итәчәк. Рөстәм Миңнеханов Aurus проекты Россия Президенты Владимир Путин контролендә булуын искәртте һәм республика Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән беренче тапкыр инвестицияләр җәлеп итә.

Проектны эшләтеп җибәрү 2021 елның I кварталына билгеләнгән. Аның ярдәмендә 2024 елга 132 яңа эш урыны булдырылачак.

Бүген утырышта каралган икенче проект-суыткыч-туңдыргыч җиһазларын җитештерү. Аның инициаторлары-Кытайның Midea көнкүреш техникасы җитештерә торган иң эре компаниясе һәм аның Россия партнеры — «Континент җитештерү карарлары» ҖЧҖ. Проект буенча елына 350 мең берәмлек суыткыч җитештерү күздә тотыла. Проектка инвестицияләркүләме 1 млрд сум тәшкил итәчәк.

Өченче проектны гамәлгә ашыру белән инде эшләп килүче «Алабуга» резиденты — «СТ-Алабуга» ҖЧҖ шөгыльләнергә планлаштыра, ул автобуслар, махсус техника һәм йөк транспорты җитештерә. Җитештерүне киңәйтеп, компания елына изотермик фургоннар өчен 4,5 мең берәмлек су сибү панельләре чыгарырга планлаштыра. Яңа җитештерү МИЗның «Синергия 2» индустриаль паркында әзер мәйданчыкларында оештырылачак. Моның өчен 247 млн сум акча юнәлтелә, 144 эш урыны булдырылачак.

Махсус икътисади зона Күзәтүчеләр советы утырышы нәтиҗәләре буенча «Синергия 2» индустриаль паркы мәйданын арендага тулысынча тапшырганнар — бу 76 мең квадрат метрдан артык. Объект агымдагы елның җәендә файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта аның территориясендә «Аконит-Урал» (конвейер роликлары җитештерү) эшли, шулай ук яңартылган STEM-үзәк урнашачак.