Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Без эшмәкәрләрдән тәртип таләп итәргә, ләкин башта кисәтә белергә тиеш
"Эшмәкәрләрне борчый торган проблемаларның күбесе – абсурд", – ди Президент.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Без эшмәкәрләрдән тәртип таләп итәргә тиеш, ләкин башта кисәтә белергә, эшмәкәрләргә кимчелеген төзәтә алу мөмкинлеген бирергә тиешбез”, – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында.
Республика җитәкчесе эшкуарларга карата шәфкатьлерәк булырга, аларга ничек итеп җәза бирүне генә уйламаска өндәде. “Әгәр инде кисәтүләргә исе китмәсә, ул вакытта инде җәзалый аласыз. Эшмәкәрләрне борчый торган проблемаларның күбесе – абсурд. Каян килеп чыккандыр алар? Кайберләрен тиз арада ук хәл итеп булмый, әмма барыбер чишеп булырлык. Бу эшне алга таба да дәвам иттерәчәкбез”, - диде. Президент муниципалитетларга, контроль-күзәтчелек органнарына, прокуратурага мөрәҗәгать итеп: “Хокукый вакуум булган урында без эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен якларга тиешбез”, – диде.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыгының ай саен эшмәкәрләр белән очрашуы яхшы форма булуын билгеләп үтте. Бүгенге утырышта Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Әлмәт муниципаль берәмлеге башлыгы Айрат Хәйруллин үзләрендә эшлекле климатны яхшырту буенча программаларын тәкъдим итте. Президент аларның эшен хуплап, бу өлкәдә тәртип урнаштырачакларына ышанычын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов проблемалы мәсьәләләрдән качмаска киңәш итте. “Ил Президенты күрәтмәсе бар, ул бар кеше өчен дә – федераль республика, муниципаль дәрәҗәдәге түрә өчен дә бер төрле – бизнес өчен шартлар тудыру. Прокуратура бизнес мәнфәгатьләре канәгатьләндерелгән булуын күзәтергә тиеш”, - диде.
Бүгенге утырышта ялгыш исәпләнгән кертемнәр проблемасын җайга салу, торак йортларның беренче катларында эшләүче намуслы эшмәкәрләрне яклау, мәктәптән тыш түгәрәкләр оештыручы эшкуарлар үти алырлык нормалар һәм кагыйдәләр булдыру, эшмәкәрләрнең клиентлар һәм хезмәткәрләрнең персональ мәгълүматын яклау буенча таләпләр исемлеген булдыру, сөт сатучы эшкуарларны ветеринария хезмәтеннән көн саен белешмә алудан азат итү кебек мәсьәләләр күтәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз