Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” партиясенең ышанычлы төстә җиңү яулавын ышанып әйтә алам”

Сайлаулар партия исемлекләре буенча узган 4 шәһәрдә “Бердәм Россия” 76 мандатның 56сына ия булды

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең сәяси совет Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин кичә узган муниципаль сайлаулар нәтиҗәләренә карата үз фикерен белдерде.
“Тавыш бирү нәтиҗәләрен чыгарып, “Бердәм Россия” партиясенең ышанычлы төстә җиңү яулавын ышанып әйтә алам”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Шулай итеп, “Бердәм Россия”гә сайлаучыларның 70 проценттан артыгы тавыш биргән. Сайлаулар партия исемлекләре буенча узган 4 шәһәрдә “Бердәм Россия” 76 мандатның 56сына ия булды.
“Бердәм Россия” партиясе тарафыннан күрсәтелгән кандидатлар өчен сайлаучыларның 90,83 проценты тавыш биргән. КПРФ - 1,83 процент, ЛДПР - 0,49 процент, «Справедливая Россия» 0,98 процент тавыш җыйды. “Бердәм Россия” партиясе 7212 мандатка ия булды.
Республика буенча сайлауларда тавыш бирү хокукы булганнарның 67,5 проценты катнашкан. Бу күрсәткеч Казанда – 48, Яр Чаллыда – 64, Түбән Камада – 61, Әлмәттә 67,5 процент булган.
Спикер фикеренчә, сайлау кампаниясендә катнашкан “Бердәм Россия”нең дә һәм оппозициядәге партияләрнең дә сайлауларның ачыклыгына, тавышларны гадел итеп санауга карата принципиаль фикер каршылыгы юк.