Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов районнар һәм энергетика предприятиеләренә җылы бирүне тәэмин итәргә кушты
Бүгенге көндә 22 муниципаль районда җылылык сезонын башлау турында карарлар кабул ителгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларына, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә йортларга һәм социаль-мәдәни өлкә объектларына җылыны оператив рәвештә бирүне тәэмин итәргә кушты. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ул шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Балалар бакчалары, хастаханәләр, социаль учреждениеләр, шулай ук торак йортлар. Бу эштә бернинди җитешсезлек тә булырга тиеш түгел», - дип искәртте ул.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин 2021-2022 елгы җылылык сезонына әзерлек турында доклад белән чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә 3 261 котельныйның әзер булуын әйтте. Ике муниципаль берәмлектә алты котельныйны әзерләү эшләрен төгәллисе калган.
Бу сезонда 6 сентябьдә җылы бирә башладылар. Бүгенге көндә 22 муниципаль районда җылылык сезонын башлау турында карарлар кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз