news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казан мэрына шәһәр бистәләрендәге юлларны үстерүне контрольгә алырга кушты

ТР Президенты «Салават күпере» торак комплексына трамвай яки метробус җибәрергә тәкъдим итте.

Миңнеханов Казан мэрына шәһәр бистәләрендәге юлларны үстерүне контрольгә алырга кушты

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга шәһәр бистәләрендәге юлларны үстерүне контрольгә алырга кушты. Шәһәр башлыгы республика Президентына Казан бистәләренең транспорт ягыннан үтемлелеген тәэмин итүгә бәйле проектлар турында сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз Көек һәм Салмачы бистәләре, шулай ук «Салават күпере» микрорайоны һәм башка проблемалы юнәлешләр хакында барды.

«Без тарихи үзәкне үстерү һәм саклау мәсьәләләрен еш тикшерәбез, әмма микрорайоннар турында да онытырга ярамый. Гражданнарның уңайлы тормышы өчен тиешле шартлар тудырырга, бөтен инфраструктураны, шул исәптән транспортны да күздә тотып, уңайлы мохит формалаштырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуңа бәйле рәвештә, ул шәһәр җитәкчелегенә бистәләрнең транспорт ягыннан үтемлелеген тәэмин итү мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кушты, чөнки Казанның территориясе киңәйгәннән-киңәя.

Питрәч юнәлешендә юл салу белән бергә, Татарстан Президенты ике ел эчендә Зур Казан боҗрасы төзүне тәмамлау һәм «Салават күпере» микрорайонын транспорт белән тәэмин итүне төп бурычлар рәтендә атады. Аның фикеренчә, микрорайонга йә трамвай линиясе сузарга, йә метробуслар җибәрергә кирәк.

Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә мэрия Татарстан Президентына әлеге мәсьәлә буенча күрелә торган чаралар хакында мәгълүмат бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100