news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә биналарны төзекләндерүгә бәя бирде

Татарстан Президенты шулай ук шәһәр үзәгендә биналар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә биналарны төзекләндерүгә бәя бирде
tatarstan.ru

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелә һәм реконструкция үткәрелә торган биналарны карады. Мисал өчен, ул Казан Изге Ана иконасы чиркәвендә, бертуган Кәримовлар типографиясендә һәм башка объектларда булды, шулай ук шәһәр үзәгендә биналар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов беренчеләрдән булып Зур Кызыл урамында урнашкан, яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы чиркәве белән танышты. Объектта эшләр 2016 елдан 2021 елга кадәр алып барылды, чиркәү беренчел рәвешендә яңадан торгызылды, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.

Шуннан соң ТР Президенты Галиәсгар Камал урамында урнашкан элеккеге «Крахмалпатока» заводы бинасында булды. Президентка белдерүләренчә, компания-инвестор әлеге территориядә торак йорт төзү концепциясен әзерләгән инде.

Татарстан Президенты тәкъдим ителгән проектка уңай бәя бирде, ул тарихи үзәкне тотрыклы үстерү концепциясенә җавап бирәчәк. Әйтик, объектлар сафка бастырганда Казан үзәге өчен кирәкле этажлар саны исәпкә алыначак.

Аннары Президент Париж коммунасы урамында урнашкан бертуган Кәримовлар типографиясе бинасы белән танышты. Әлеге бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусына ия. Рөстәм Миңнеханов бинаны, мисал өчен, сирәк китаплар, кулъязмалар, архив материалларын өйрәнү һәм реставрацияләү буенча фәнни үзәк сыйфатында файдалану вариантларын тикшерергә кушты.

Соңыннан ТР Президенты ике җир кишәрлеген (Габдулла Тукай һәм Әхтәмов урамнары чатындагы, шулай ук Һади Такташ һәм Түбән Кабан күле арасындагы участоклар) карады. Алга таба аларның икенчесендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен яңа бина төзеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100