news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Борис Тихомировның вафаты республика өчен зур югалту

Татарстан Президенты «Казанский Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте коллективына кайгы уртаклашу сүзләре җиткерде.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казанский Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте коллективына компаниянең генераль директоры Борис Тихомиров вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләре юллады. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикабыздагы иң тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчеләрнең берсе Борис Иванович Тихомировның вафатын тирән кайгы белән кабул иттем. Аның ярты гасырга якын хезмәт биографиясе Казан Гипронииавиапромы белән тыгыз бәйләнгән — биредә ул инженер буларак беренче һөнәри адымнарын ясаган, җитәкче буларак формалашкан», — диелә телеграмма текстында.

Президент билгеләп үткәнчә, Тихомировның тырышлыгы, эшкә сәләтлелеге һәм зур тәҗрибәсе югары уку йортының фәнни-җитештерү потенциалын саклап калуда һәм арттыруда зур роль уйнады. Ул хәзерге вакытта компанияләр төркеме, шулай ук Россия оборона-сәнәгать комплексының әйдәүче проект-төзелеш оешмасы булып тора.

Моннан тыш Борис Тихомировның актив эшчәнлеге республиканың сәнәгать, социаль-икътисади үсешенә, Россия авиапромы үсешенә зур өлеш кертте.

«Мондый масштабтагы шәхеснең китүе хезмәттәшләренә, дусларына, фикердәшләренә, республикабызга зур югалту. Тихомиров Борис Иванович Татарстан халкы хәтерендә талантлы, максатчан җитәкче, чын энтузиаст һәм иҗатчы, югары максатлар һәм лаеклы казанышларга ирешкән кеше булып калачак», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов

«Казанский Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Борис Тихомиров 75 яшендә инфаркттан вафат булды. Аны дүшәмбе көнне җирләячәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100