Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов сулыкларда кешеләр һәлак булу проблемасына җаваплы карарга өндәде
Агымдагы атнада Татарстанда 14 кеше, шул исәптән бер бала батып үлгән.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын сулыкларда кешеләр һәлак булу проблемасына җаваплы карарга өндәде. Бу хакта ул республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Агымдагы атнада Татарстанда 14 кеше, шул исәптән Түбән Кама районында бер бала батып үлгән. Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министры — Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин сөйләгәнчә, ел башыннан бирле 42 кеше батып үлгән. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 12 кешегә күбрәк.
«Коронавирус буенча кертелгән тыюлар һәм чикләүләргә дә карамастан, гражданнар республикадагы сулыкларда коена. Яртысы диярлек су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда һәлак булган, калганнары бәхетсезлек очраклары аркасында, шул исәптән 20 кеше исерек хәлдә булган», — дип сөйләде Рафис Хәбибуллин.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карары нигезендә, һәр районда сулыкларны контрольдә тоту һәм профилактика өчен мобиль патруль төркемнәре оештырылырга тиеш. Ләкин, бу төркемнәр бөтен җирдә дә оештырылмаган. Төркемнәр оештырылган урыннарда бу эшкә җаваплы караганнар, диде Хәбибуллин.
Ул төбәктә пляжларның рәсми рәвештә ачылмаганын да искәртте, әмма кешеләрне бу гына туктатмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз