Пилотсыз очу аппаратларын куллануга рөхсәт итүче регламентны булдырырга кирәк – Президент

Эшмәкәр Татарстанда 100 гә якын эшмәкәрнең дроннарны үз эшендә куллануын билгеләп узды.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының бишенче киңәйтелгән утырышында пилотсыз очу аппаратлары өчен рөхсәт алу мәсьәләсе күтәрелде. Утырыш “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Эшмәкәр Алексей Галютин 5 нче июльдән башлап, дроннары (очу аппаратлары) булучылар очу аппаратларын теркәргә тиешлеген, әмма моның процедурасы федераль дәрәҗәдә әле расланмаганын билгеләп узды. “Татарстанда 100 гә якын эшмәкәр аларны үз эшендә куллана, әмма 5 нче июльдән теркәү һәм рөхсәт алу мәҗбүри. Эшкуарлар теркәргә әзер, әмма нормалар булмавы мөмкинлек бирми”, - дип белдерде ул. Галютин “беспилотниклар”ны һавага очыру берничә ведомство белән килештерелергә тиешлеген һәм моның билгеле бер авырлыклар тудыруын билгеләп узды. Шушы проект төркемендәге эшмәкәрләр Казанда пилотсыз очу аппаратларын теркәү регламентын эшләү тәкъдиме белән чыкты. Алар фикеренчә, аннары аны Россиянең башка төбәкләренә дә таратып булыр иде.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин регламентка үзгәрешләр кертү проекты әзерләнгәнен, эшмәкәрләрнең теләкләре исәпкә алынганын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов очу аппаратларының һавадан төшерүенә рөхсәт бирү регламентын гадиләштерергә күрсәтмә бирде. “Җыелышып, төгәл регламентын булдырырга кирәк. Кирәк булса, сезнең үзәк органнарга мөрәҗәгать итәчәкбез. Законлы төстә очсыннар өчен, теркәсәк яхшырак булачак. Тыелган урыннар булса, анда очарга ярамауны аңлау да зарур. Электрон рәвештә махсус регламент булдырырга, мөрәҗәгать итүчеләргә җибәрергә, әгәр кемгәдер ризалык бирелмәсә, аңлатма бирелергә тиеш”, - диде.