Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бездә, кимчелек табып, җәзалап китүне карыйлар - Р.Миңнеханов Эшкуарлык советы утырышында
Контроль кирәк, әмма аны уздыручыда да җаваплылык булырга тиеш, - дип белдерде Президент.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

( Казан, 11 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда эшмәкәрләргә административ басым югары. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының бишенче киңәйтелгән утырышында республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.
Утырышның көн үзәгенә 8 мәсьәлә чыгарыла. Аларның күпчелеге бизнеска административ басым белән бәйле.
Президент кереш сүзендә өч ел рәттән Татарстанның инвестицион климат буенча алдынгы позициядә булуын һәм шул позицияне саклап калу мөһимлеген билгеләп узды. "Бездә административ басым югары. Бу, бәлки, күбрәк тәртип урнаштырырга теләү белән дә бәйледер. Кызганыч, тәртип артмый", - дип, Президент контроль чараларын камилләштерергә кирәклеген әйтте. "Хакимият һәм эшмәкәрләр мөнәсәбәтләре төгәл регламентланырга тиеш. Контроль-күзәтчелек чаралар системасын карап, яхшы формасын эшләргә кирәк. Контроль кирәк, әмма аны уздыручыда да җаваплылык булырга тиеш. Бездә күбрәк, килеп, кимчелек табып, җәзалап китү ягын карыйлар, профилактикага, кисәтүгә дә игътибар белән карарга кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз