news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков Финляндиянең РФ дәге илчесе белән очрашты

Татарстан белән Финляндия арасында эшлекле, мәдәни, шулай ук туристлык һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында Финляндиянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Ханну Химанен белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урныбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Илдар Халиков сәламләү сүзендә республика халкының Финляндиягә аерым мөнәсәбәттә булуын, монда әлеге ил хоккейчыларының “Ак Барс” командасындагы уңышлы чыгышының да роль уйнавын искәртте. Премьер-министр илчегә Казанда узучы Универсиада хакында сөйләде, ярышларда күп илләр, шул исәптән Финляндия вәкилләренең дә актив катнашуын белдерде.
Бүгенге очрашу барышында яклар Татарстан белән Финляндия арасында эшлекле, мәдәни, шулай ук туристлык һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикерләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot