news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов хәрби кирәк-яраклар әйләнеше регламентын уйларга кушты

«Корал алу өчен яхшы совет традициясе бар иде. Син ниндидер аучылык оешмасына беркетелгән булырга, табигать мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш идең. Хәзер дә шул оешмаларның шушы кеше өчен җаваплылыгын өстәргә кирәк», — диде Президент.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов корал гына түгел, хәрби кирәк-яраклар әйләнешен дә тәртипкә китерү регламентын уйларга кушты.

Бүген ТР Дәүләт Советында «Корал турында» федераль законны катгыйландыру мәсьәләсе каралды. Парламентарийлар корал сатып алуга рөхсәтне 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттырырга, шулай ук утлы озынча көпшәле һәм үз-үзенә зарядлы коралны бирү тәртибен катгыйландыруны тәкъдим итә.

«Бу теманы беренче генә күтәрүебез түгел. Ә ник без хәрби кирәк-яраклар турында сөйләмибез? Әйтик, картечь һәм пулялар буенча. Хәрби кирәк-яраклар буенча да ниндидер регламент булырга тиеш», — диде Президент. Аның фикеренчә, законга яшьне арттыру үзгәрешен генә кертү әллә ни бирмәячәк. «Бездә генә 72 мең көпшәле корал исәпләнә. Ә сырлы коралны бик профессиоанль кешеләр генә куллана ала бит», — диде ул.

«Бу теманы тирәнрәк карарга киәк. Хәрби кирәк-яраклар әйләнеше, корал саны буенча да. Корал алу өчен яхшы совет традициясе бар иде. Син ниндидер аучылык оешмасына беркетелгән булырга, табигать мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш идең. Хәзер дә шул оешмаларның шушы кеше өчен җаваплылыгын өстәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без гел хокук саклау органнары ягына гына карыйбыз, шулкадәр корал булганда алар нишли ала?! Без һәр коралга җаваплы кеше куя алмыйбыз бит. Корал белән Коралланган көчләрдә хезмәт иткән, психикасы тотрыклы кешеләр генә файдаланырга тиеш. Армиядә бит автоматны шундук тоттырмыйлар, хәрби башта җитди өйрәнү узарга тиеш. Шома көпшәле корал да куркыныч әле. Бу моментларны исәпкә алырга кирәк», — дип искәртте ул.

Закон проектын Россия парламентында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тәкъдим итәчәк. «Тарафдарларны эзләргә туры киләчәк. Безнең позицияне барысы да хупламаячак», — диде Рөстәм Миңнеханов. «Мин коралга каршы түгел, ул булды һәм булачак, ау да булырга тиеш, ләкин цивилизацияле тәртиптә. Чыгыш ясаганчы килештерү эшен үткәрерсез дип ышанам. Хәрбия кирәк-яраклар буенча да теркәргә кирәк», — диде ТР Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100