news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты бүгенге фаҗигадә тагын бер кешенең һәлак булганлыгын әйтте

Нәтиҗәдә җиде баланың, бер укытучының, шулай ук мәктәп хезмәткәренең гомере өзелгән.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның 175нче мәктәбендә булган фаҗигагә бәйле өстәмә мәгълүмат җиткерде.

Президент сүзләренчә, нәтиҗәдә җиде бала, сигезенче сыйныф укучылары: дүрт малай һәм өч кыз һәлак булган. Моннан тыш, бер укытучының, шулай ук мәктәп хезмәткәренең гомере өзелгән.

Балалар клиник хастаханәсендә 18 бала дәвалана, аларның кайберләре утлы коралдан яраланган. Табиблар аларны савыктыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Ике олы кеше 7нче шәһәр хастаханәсендә һәм Республика клиник хастаханәсендә дәвалана.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Мәскәүдән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты килүе көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot