news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты бүген атыш булган Казан мәктәбенә килде

Бирегә Алексей Песошин, Әсгать Сәфәров, Артем Хохорин һәм Илдус Нәфыйков та килде.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген атыш булган Казанның 157нче гимназиясенә килде.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Гимназиягә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та килде.

«Татарстан Президенты мәктәпкә керде, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин белән сөйләште. Сәгать ярымнан утырыш булачак, барлык мәгълүматны шушы утырыштан соң җиткерербез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot