news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов мәктәптә ату вакытында яраланган балалар белән аралашты

Татарстан Президентына һәм федераль ведомство башлыкларына балалар тәненнән алынган пуляларны күрсәттеләр.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Россия мәгариф министры Сергей Кравцов 175нче гимназиядәге һөҗүмнән соң Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы балалар белән аралашты.

«Сез сикердегезме? Кайсы каттан?» — дип сорады республика башлыгы мәктәп укучысыннан. Кыз гимназиянең беренче каттагы тәрәзәсеннән сикереп чыгуын һәм тубык сөяген авырттыруын, хәзер җәрәхәт бераз гына борчуын әйтте. «Анда шундый көчле шартлау булды», - диде ул.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов кыз баланың кайсы сыйныфта укуын сорады. Ул икенче Д сыйныфында укый икән. Рөстәм Миңнеханов кызга «барысы да узар», диде.

Мәктәптән тәрәзә аша чыккан малай да сыйныфтагы барлык тәрәзәләрнең коелып төшүен, үзенең исә аңа кадәр сикерергә өлгергәнлеген сөйләде.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кайбер балаларның яраларын һәм имгәнүләрен шәхсән үзе карап чыкты, клиника табиблары белән фикерләште. Республика балалар клиник хастаханәсендә сөйләгәнчә, зыян күргән бер яшүсмер бер литр чамасы кан югалткан. Хәзер ул операциядән соң реанимациядә ята. Тагын бер баланың йөрәге туктаган булган, әмма табиблар аңа вакытында ярдәм күрсәткән.

Татарстан Президентына һәм федераль ведомство башлыкларына шулай ук балалар тәненнән алынган пуляларны күрсәттеләр.

«Миңа мәктәптә аттылар. Бераз авырта», — дип сөйләде гимназиянең тагын бер нәни укучысы Президент белән аралашканда. Аның кулы җәрәхәтләнгән. Пациент кыз атуны кем оештыруы белән кызыксынды.

Татарстанның Балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов хәле авыр булган барлык пациентларны «тартып чыгарулары» турында хисап тотты. Клиникага иң беренче алып килгән бик авыр хәлдәге малайга операция ясаганнар, ул хәзер реанимациядә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100