Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Комаров хокук саклау органнары белән киңәшмә үткәрде
Киңәшмә бер минут тынлык белән башланып китте.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанда 175нче мәктәптә булган фаҗигагә бәйле рәвештә хокук саклау органнары вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмә бер минут тынлык белән башланып китте. «Барлык хезмәтләр — Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Прокуратура, Тикшерү комитеты — эшне бик оператив оештырды. Санитар хезмәтләр тиз арада эшкә кереште. Барысы да югары дәрәҗәдә булды», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук террорчылыкка каршы комиссия утырышы уздырылуы турында әйтте. Аның нәтиҗәләре буенча уку йортларында куркынычсызлык предметына тикшерү уздыру, республикада корал хуҗаларын комплекслы тикшерү, һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә түләү оештыру турында күрсәтмә бирелде.
Алданрак «Татар-информ» Рөстәм Миңнехановның Республика клиник хастаханәсендә мәктәптә ату вакытында яраланган балалар белән аралашканын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз