Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Казанда яралыларны дәвалауга федераль медицина үзәкләре ярдәм күрсәтәчәк
18 бала Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм иткәндә зыян күрүчеләрне, кирәк булганда, федераль медицина үзәкләрендә дәвалану өчен, Мәскәүгә китерәчәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Без Мәскәүдән борт көтәбез. Кирәк булганда федераль медицина үзәкләре тарафыннан да ярдәм күрсәтеләчәк», - диде ул.
Татарстан Президенты соңгы мәгълүматлар буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә тугыз кеше: җиде сигезенче сыйныф укучысы, бер укытучы һәм гимназиянең бер хезмәткәре һәлак булганлыгын әйтте. Тагын 18 бала Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана.
«Кызганыч, утлы коралдан атудан яраланучылар, сынган җирләре булганнар, имгәнү алганнар бар. Табиблар балаларыбызның тормышын саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Моннан тыш, ике олы кеше Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә һәм бер олы кеше Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Алар утлы коралдан яраланган», — диде ул.
Бүген иртән Казанның 175нче гимназиясе бинасына шома көпшәле ау мылтыгы белән коралланган җинаятьче бәреп керә һәм ату оештыра. Җинаятьче тоткарланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз