Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советы: Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен барлык чаралар күреләчәк
«Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә, педагогик коллективка һәм гимназия укучыларына ярдәм итәрбез», диелә хәбәрдә.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Казан мәктәбендә фаҗига корбаннарының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабат мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен барлык чараларны күрәчәк.
«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы 11 майда Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгаларда һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклаша. Бу хәл барыбызны да тетрәндерде. Сезнең белән бергә кайгырабыз, һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә, педагогик коллективка һәм гимназия укучыларына ярдәм итәрбез», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз