Үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен 13 миллион чамасы рөхсәт алганнар

12 майдан Татарстанда өйдән чыгу өчен мәҗбүри пропусклар гамәлдән чыгарыла.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстанда пропуск режимы вакытында өйдән чыгу өчен 13 миллионнан артык рөхсәт бирелгән. Республиканың 1,7 миллионнан артык кешесе пропуск ала торган сервиста теркәлү узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Системада республиканың 4 меңгә якын үзмәшгуль кешесе теркәлгән: алар тарафыннан алынган цифрлы пропуск 31 меңнән аз гына кимрәк», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук ведомствода татарстанлыларның шәхси мәгълүматлары булган базаны бетерәчәкләр, бу хакта соңрак хәбәр ителәчәк, диделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле киңәшмәдә, республикада пропуск режимы бетерелүгә карамастан, барлык кирәкле санитар-эпидемиологик иминлек чараларын үтәргә кирәклеген әйтте.

«Без моңарчы күрелмәгән адымга бардык, чөнки инде бик авыр, ләкин әгәр дә бу система эшләмәячәк икән, бик начар булачак. Хәзер без билгеләгән режим тыныч кына керсен һәм бу коронавирус белән бәйле вазгыятьнең түбәнәюенә китерсен иде», — диде ул.