Владимир Путин өлкәннәрдән үз-үзеңне изоляцияләүгә «тагын бераз түзеп торырга» үтенде

Президент искәрткәнчә, «бу – исән калу» чарасы.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин дүшәмбе көнне өлкән яшьтәге кешеләрдән үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм башка чикләү чараларын саклауны сорады, ул аны исән калу чарасы дип аңлатты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Мин өлкән яшьтәге кешеләргә мөрәҗәгать итәм: газизләрем, һәрвакыт өйдә булуның җиңел түгеллеген аңлыйм, балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән күрешә алмау читенлеген дә беләм», — диде Путин. Әмма хәзер «тагын бераз түзәргә кирәк әле», — дип өстәде Президент. «Бу — исән калу» чарасы, диде ул.

«Чикләүләр режимы әлегә саклана, чөнки без сезнең өчен борчылабыз һәм сезне вирус янауларыннан саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез», — дип өстәде дәүләт башлыгы.