news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Чикләүләрне бетерү икътисадка ярдәм итү өчен кирәк

Татарстан Президенты коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар буенча киңәшмә уздырды.

Рөстәм Миңнеханов: Чикләүләрне бетерү икътисадка ярдәм итү өчен кирәк
https://tatarstan.ru/

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясе таралуга каршы чаралар арасындагы кайбер чикләүләрне алу икътисадны торгызу өчен кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар буенча киңәшмәдә шул турыда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Президенты Владимир Путин төбәкләр алдына әкренләп чикләүләр режимыннан чыгу һәм икътисадны торгызу бурычын куйды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Моның өчен республика Хөкүмәте «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарга үзгәрешләр кертте.

Кайбер чикләүләрне бетерүгә карамастан, Татарстанда югары әзерлек режимы саклана. «Без, икътисад эшләп китсен өчен, яңа чаралар кертәбез. Бүгенге шартларда бу шактый революцион алым», — дип искәртте ТР Президенты.

Татарстанлыларның күбесе тиешле санитар-эпидемиологик таләпләрне үти: кулларын еш юа, шәхси саклану чараларыннан файдалана һәм социаль дистанцияне үти. «Мин безгә янә катгый чикләү чаралары кертергә туры килүне бер дә теләмәс идем», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Чикләүләрне бетерү нәтиҗәсендә республика эшмәкәрләре эшне яңадан башлап җибәрә алачак. «Муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итәм: сезгә ышанып тапшырылган территорияләрдә иминлекне саклап калып, безнең барлык предприятиеләрнең нормаль эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк. Предприятие ай ярым эшсез тора алмый, бигрәк тә кече предприятие», — диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, республика предприятиеләренең 90 проценттан артыгы эшли инде. «Covid-19 вазгыяте белән хәл начарланмаса, Татарстанда акрынлап башка чикләүләү дә алыначак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Чара видеоконференция элемтәсе режимында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100