news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын өйдә калырга өндәде

Татарстан Президенты Инстаграмында үз-үзеңне изоляцияләү режимында гаиләләрне сурәтләгән рәсемнәр куйган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын өйдә калырга өндәде

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда гаилә көнкүрешеннән рәсемнәр куйган һәм #ОставайтесьДома хэштегы белән билгеләгән.

Беренче рәсемдә дүрт кешелек гаилә сурәтләнгән: әтисе белән улы шахмат уйный, янәшәдә генә балалар урындыгында кечкенә кызы утыра, ә әниләре өстәл янына зур бәлеш алып килә.

Икенче рәсемдә гаилә пары коймак пешерә, ә өченчесендә ноутбукка карыйлар һәм өчпочмаклар ашыйлар.

«Өйдә утырабыз, Рөстәм Нургалиевич, һәм барлык язылучыларга да киңәш итәбез», «Ничек тәмле ашыйлар», «Әйе, менә бу минеке, мин үз йортымны яратам», — дип комментарий калдырган Татарстан Республикасы Президентының аккаунтына язылучылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100