news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Телеграмда каналын ачкан

Каналга ун минутта 1700 кеше язылган.

Рөстәм Миңнеханов Телеграмда каналын ачкан

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграмда каналын ачкан.

Беренче постка ул татарча «Исәнмесез!» дип язып куйган.

Телеграмда канал ачуы хакында ул Инстаграмда да хәбәр иткән. «Телеграмда канал ачарга булдым. Барыгызны да чакырам. ВКонтактедагы бит турында да онытмагыз», — дип язган.

Рөстәм Миңнехановның 17.08 сәгатьтә ачылган каналына ун минутта 1700 кеше язылган.

Каналга сылтамага кереп язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot