news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Рой Джонс Татарстанда боксны үстерү өстенлекләре турында фикер алышты

Татарстан блогерлары очрашудагы рәсми фотографиядә ТР Президенты белән легендар боксчының йодрыкларын чагыштырган.

Миңнеханов  һәм Рой Джонс Татарстанда боксны үстерү өстенлекләре турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов профессиональ бокс легендасы, дүрт үлчәү категориясендә элеккеге дөнья чемпионы кече Рой Джонс белән очрашты. Алар республикада профессиональ һәм һәвәскәр боксны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бокс — характер, дисциплина, көндәшкә хөрмәт тәрбияләүче лаеклы спорт төре. Профессиональ остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү Татарстанда яшәүче меңләгән яшьләре өчен тормышка юллама булырга мөмкин», — диде Рөстәм Миңнеханов легендар спортчы белән әңгәмәдә.

Татарстан Республикасы Президенты һәм элеккеге дөнья чемпионы Татарстанда «Бокс — мәктәпләрдә» федераль спорт-мәгариф проектын үстерү перспективалары турында фикер алышты. Сөйләшүләрдә РФ Бокс федерациясе генераль секретаре, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев катнашты.

Рөстәм Миңнехановның Рой Джонс белән очрашуыннан фотолар Татарстан социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында актив тарала. «Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонска караганда текәрәк ир булып күренә. Президентның йодрыгы зуррак!» — дип язган блогерларның берсе.

Легендар боксчы кече Рой Джонс Казанга профессиональ спорт буенча «Казан Кремле кубогы» турнирына килде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100