news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Иннополиска резидентлар җәлеп итү өчен торак һәм инфраструктура кирәк

Татарстан Президенты республиканың иң яшь шәһәрендә бизнес үсеше өчен торак йортлар һәм объектлар төзелеше мәйданчыклары белән танышты.

Миңнеханов: Иннополиска резидентлар җәлеп итү өчен торак һәм инфраструктура кирәк
архив/Султан Исхаков

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста перспектив проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды һәм яңа объектлар төзелеше өчен мәйданчыкларны карады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иннополис кебек проектлар ярдәмендә Россия дөньяда көндәшлеккә сәләтлелеген саклап кала, инновацион потенциалны үстерә. Тармакның иң яхшы белгечләре Татарстанга эшләргә килергә әзер. Аларга яшәү һәм үсеш өчен шартлар тудырырга кирәк», - диде ул.

Киңәшмә барышында ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, өч ел дәвамында Иннополиста кунакханә комплексы, индустриаль парк, логистика үзәге һәм мәгълүматларны эшкәртү үзәген төзү планлаштырыла. Быел августка ике катлы мәдәни үзәк төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Моннан тыш, 2025 елга шәһәрдә индустриаль үзән булдыруны планлаштыралар, ул 45 гектарга якын мәйдан биләячәк. Биредә ике мең тирәсе яңа эш урыны булдырыла.

Иннополиста яшәүчеләр һәм резидентлар санын арттыру өчен яңа торак төзү кирәк. Өч кварталда торак төзелеше белән берьюлы берничә төзүче: «ЮИТ Казан», «Устрой», «Ак таш» һәм «БМП төркеме» кызыксынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100