news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Рөстәм Миңнеханов Иннополиста киңәшмә уздырачак

Рөстәм Миңнеханов һәм Умар Кремлев Татарстанда һөнәри һәм һәвәскәр боксны үстерү перспективалары турында фикер алышачак.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Иннополиста киңәшмә уздырачак
архив

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Иннополиста булачак. Анда шәһәр үсешенә багышланган киңәшмә уздырачак. Моннан тыш, республика җитәкчесе Россия бокс федерациясе генераль секретаре Умар Кремлев белән очрашачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иннополиста Рөстәм Миңнеханов кунакханә комплексы һәм күп фатирлы торак йорт төзү күздә тотылган җир участокларын карарга планлаштыра. ТР Президентын Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, шулай ук Татарстанның Төзелеш министрлыгы вәкилләре озата барачак.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе бокс федерациясе генераль секретаре Умар Кремлевны кабул итәргә планлаштыра. Ул республикага һөнәри бокс буенча «Казан Кремле Кубогы» турнирына килде. Рөстәм Миңнеханов һәм Умар Кремлев Татарстанда һөнәри һәм һәвәскәр боксны үстерү перспективалары турында фикер алышыр дип көтелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot