Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстан чаңгычысы Миңнегуловны Паралимпиада “алтын”ы белән котлады
ТР Президенты спортчының тренерын да Уеннарда җиңү белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара класслы спорт мастеры Рушан Миңнегуловка һәм аның тренеры Радик Миңнегуловка котлау сүзләре белән Хөкүмәт телеграммасы юллаган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Кадерле Рушан! Хөрмәтле Радик Хәмитович! Сезне Сочидагы XI кышкы Паралимпия уеннарында 20 км арада чаңгы ярышында җиңү яулавыгыз белән ихлас күңелдән котлыйм. Тренировка еллары, җиңүгә омтылыш һәм үз-үзеңә ышаныч Рушанның осталыгының нигезе булды. Сез лаеклы нәтиҗә күрсәттегез, Паралимпиадада Россия тупланмасын баеттыгыз. Россиягә Татарстан спортчысы – минем якташ, Байлар Сабасы егетенең “алтын” бүләк итүе икеләтә куандыра. Сезгә ихлас күңелдән бәхет, сәламәтлек, билгеләнгән планнарның тормышка ашуын, спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр телим”, - диелә, аерым алганда, телеграммада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз