news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Токаевка «Дуслык» ордены тапшырды һәм татарларга ярдәме өчен рәхмәт әйтте

Казахстан Президенты эш визиты белән Татарстанга килде.

Миңнеханов Токаевка «Дуслык» ордены тапшырды һәм татарларга ярдәме өчен рәхмәт әйтте
https://tatarstan.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашты. Ул Казахстан җитәкчесенә «Дуслык» ордены тапшырды һәм илдә татарларга ярдәме өчен рәхмәт әйтте

Очрашу барышында яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру, Казахстанда яшәүче татарларга ярдәм итү, республикаларның товар әйләнеше һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Сезнең игътибарыгызны һәм Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Казахстан Татарстанның стратегик партнеры: күп кенә килешүләр гамәлгә ашырыла, икенче ел рәттән товар әйләнеше 630 миллион долларны тәшкил итә, дип искәртеп узды ул. «Алай да безнең потенциал югарырак», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул Казахстанда 200 меңнән артык татар яшәвен әйтеп үтте һәм әңгәмәдәшенә ватандашларыбызга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Бу аларга республикада үзләрен уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов Токаевның Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында  республикада Россия югары уку йортларының филиалларын ачу мөмкинлеге турында әйтүен искә алды һәм бу мәсьәләдә кызыксыну белдерде.

Касым-Жомарт Токаев Татарстанда булуы һәм Казанга беренче тапкыр килү мөмкинлегенә сөенүен әйтте. Ул Благовещение соборы һәм Кол Шәриф мәчетенә экскурсиядән яхшы тәэсирләр алуын белдерде. «Кичә Мәскәүдә Владимир Путин белән 5 сәгатьлек сөйләшү булды. Без Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез, дидек. Владимир Владимирович үз чыгышында Татарстанның Россиянең иң динамикалы үсә торган субъектларының берсе булуын аерым билгеләп үтте», — диде ул. 

Очрашуда катнашучылар алдында шулай ук КАМАЗ, Татнефть җитәкчеләре һәм профильле министрлар чыгыш ясады. Алар Татарстан һәм Казахстанның уртак проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләделәр. Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов кунакка «Дуслык» орденын тапшырды.

  • Токаев эш визиты белән Татарстанга кичә килде. Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан тыш, ул республиканың сәнәгать потенциалы белән танышырга планлаштыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100