news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан Президенты Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчетенең тарихы белән танышты

Кичә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты, аннары Татарстанга килде.

Казахстан Президенты Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчетенең тарихы белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев өчен Казан Кремле буйлап экскурсия үткәрде.

Казахстан лидеры Кремльнең истәлекле урыннарын, шулай ук Благовещение соборын һәм Кол Шәриф мәчетен карады.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, Кол Шәриф мәчетенең тарихы турында кунакка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ә собор турында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл сөйләде. 

«Казахстан Президенты Казанга соклануын һәм мәчет белән православие гыйбадәтханәсенең янәшә урнашуының үзенчәлекле символ булуын билгеләп үтте», — диде Галимова.

Токаев Татарстанга эш сәфәренә кичә Россия Президенты Владимир Путин белән өч сәгатьлек очрашудан соң килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100