Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы белән очрашты
Игорь Бариновка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медален тапшырдылар.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Очрашуда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышканнар.
Рөстәм Миңнеханов Игорь Бариновка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырган.
Татарстанга визиты кысаларында Игорь Баринов Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше барышы белән танышкан, Галиев мәчетендә булган, Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашкан, шулай ук җирле дини конфессияләр вәкилләре белән аралашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз