news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Баулыдагы ике предприятиене киңәйтү планнары белән танышты

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Баулы районына килде.

Рөстәм Миңнеханов Баулыдагы ике предприятиене киңәйтү планнары белән танышты

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы районында нефть һәм газ скважиналарын ремонтлау җиһазлары җитештерү һәм сервис предприятиесенең эше, шулай ук сөт цехы белән танышты.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Миңнеханов эш сәфәре белән Баулы районына килде.

Ул башта «СпецПромПрогресс» предприятиесендә булды. Биредә Президент җитештерү эшчәнлеге һәм эшләп чыгарыла торган продукциянең төп юнәлешләре белән танышты. Заводта нефть һәм газ скважиналарын ремонтлау өчен җиһазлар җитештерәләр һәм аларны төзекләндерәләр.

Шуннан соң Миңнеханов Равил Садыйков крестьян-фермер хуҗалыгы базасында оештырылган сөт цехында булды. Биредә аның өчен производство буйлап экскурсия үткәрделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot