news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Баулы районында түбән хезмәт хакы проблемасын хәл итәргә кушты

Муниципалитетта 2752 кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк.

Рөстәм Миңнеханов Баулы районында түбән хезмәт хакы проблемасын хәл итәргә кушты
https://tatarstan.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Баулы районында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен, нигездә, нефть чыгару тармагы предприятиеләре формалаштыра, әмма бүтән өлкәләрдә хәл башкача күренә. Татарстан Президенты район һәм прокуратура җитәкчелегенең игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтте.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, яшәү минимумыннан түбән хезмәт хакын районның 16 оешмасы түли.

«Баулы районында 2 мең 752 кешенең кереме яшәү минимумыннан түбән. Бу тема белән тагын да игътибарлырак шөгыльләнергә кирәк. Район җитәкчелегеннән һәм прокуратурадан әлеге мәсьәләләргә игътибар итүегезне сорыйм», — дип белдерде ул.

Нефть чыгару тармагында хәл шактый аерылып тора. Районның тулаем территориаль продуктының ¾ өлешен нефть чыгару предприятиеләре формалаштыра. Өстәвенә, бу күрсәткечләрдә 2020 елдагы киеренке вазгыять — пандемия, нефтькә бәяләр үзгәрү чагылыш тапты.

«1946 елдан Баулы районы нефть чыгара. Биредә танылган нефтьчеләрнең тулы бер плеядасы бар. Бу — алдынгы мәктәп. Нефть тармагы модернизацияләнәчәк, оптимизацияләнәчәк. Һәм, әлбәттә, кешеләрне кайда һәм ничек эш белән тәэмин итәргә кирәклеген карарга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук районның агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерүне арттыру потенциалына ия булуына игътибар итте. Әмма бүгенге көндә, республика буенча 1,6 процент сөрүлек җирләре булган муниципалитет республика агросәнәгать комплексының акчалата табышының бары тик 0,8 процентын гына формалаштыра.

Моннан авыл хуҗалыгы оешмаларының керем дәрәҗәсе дә, тармакта эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсе дә чагыла. Хәзерге вакытта бу тармакта уртача хезмәт хакы 23 мең сум тәшкил итә — республика буенча утызынчы урын.

«Сөт терлекчелеге буенча сораулар бар. Бүген район буенча тәүлеклек савым 36 тонна гына тәшкил итә. Сөт — ул авыл халкының төп керем чыганагы. Мине сездә савым сыерлары аз булу борчый. Инвесторлар эзләргә кирәк, бездә авыл хуҗалыгын зур агрохолдинглардан башка да уңышлы үстерү мисаллары бар. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыярга, аларны азык белән тәэмин итәргә кирәк, сатып алу бәяләре лаеклы булырга тиеш», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов районның эшмәкәрлек потенциалы хакында да әйтте.

«Сезнең район икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өлеше 9 проценттан кимрәк. Бизнес өчен мәйданчыкларны үстерергә, уку курслары оештырырга кирәк. Безгә бу юнәлештә эшне активлаштырырга, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү инструментларын үстерергә кирәк. „Татнефть“ компаниясенә дә мөрәҗәгать итәм: сезнең һәр оптимальләштерү эш урыннары булдыру белән параллель рәвештә барырга тиеш», — дип өстәде ул.

Районның җәлеп итүчәнлеген арттырырга «Шәле-Баулы» автомагистрале төзелеше ярдәм итәчәк. Моннан тыш, бу Баулының транспорт үтемлелеген арттырачак.

Шулай ук муниципалитет җитәкчелегенә гражданнарның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләренә игътибар итәргә һәм аларга җавап бирү тизлеген арттырырга кирәк. Әйтик, халыкның мәктәптә туклану сыйфатына, юлларны җыештыруга һәм сукбай этләргә кагылышлы сораулары бар.

Үз чыгышы соңында республика җитәкчесе район хастаханәләрен кадрлар белән тәэмин итү һәм балаларны туган телләрдә укыту өчен кирәкле шартлар тудыру турында да искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100