Кичә Нәҗип Зыятдинов вафат булды

Кичә озакка сузылган авырудан соң 83нче яшендә Нәҗип Зыятдин улы Зыятдинов вафат булды
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Кичә озакка сузылган каты авырудан соң 83нче яшендә Социалистик хезмәт герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, аграр тармакның патриоты Нәҗип Зыятдин улы Зыятдинов вафат булды.
Н.Зыятдинов 1925 елның 25 июлендә Татарстанның Әлмәт районы Тайсуган авылында крестьян гаиләсендә туа. Хезмәт эшчәнлеген 1940 елда туган авылында башлый. 17 яшьтә үз иреге белән фронтка китә. Сугышта каты яралангач, туган ягына кайта һәм колхоз эшенә чума. Бригадир, агроном булып эшли. 1950 елда авылдашлары аны “Ярыш” күмәк хуҗалыгының рәисе итеп сайлап куя. Ул җитәкләгән колхоз Әлмәт районында гына түгел, республика күләмендә алдынгы хуҗалыклардан исәпләнгән.
1958 елда Н.Зыятдиновны Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Республика җитәкчелеге, аның оештыру сәләтен бәяләп, 1962 елда Нәҗип Зыятдиновны Баулы районының артта сөйрәлүче “Баулы” хуҗалыгына җибәрә, әлеге хуҗалыкны да ул кыска гына вакыт эчендә алдынгылар рәтенә чыгара.
1973 елда тәҗрибәле җитәкчене Тукай районының “Гигант” хуҗалыгы директоры итеп билгеләп куялар, алга таба әлеге хуҗалык “КАМАЗ” автогигантының әйдәп баручы агросәнәгать зонасына әверелә. Кыска гына вакыт эчендә Н.Зыятдинов хезмәт коллективының тырышлыгын мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерүгә ирешә. Берничә елдан соң ук “Гигант” совхозы хакында республикада да сөйли башлыйлар, бирегә бөтен илдән тәҗрибә тупларга киләләр. Совхозда заманча технологияләр уңышлы рәвештә гамәлгә кертелә, яңа терлекчелек комплекслары, социаль объектлар һәм бөтен уңайлыклары булган йортлар сафка баса. Бөртекле һәм азык культураларының уңыш бирүчәнлеге, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча совхоз республикада әйдәп баручыга әверелә.
Нәҗип Зыятдиновның бөтен тормышы җиргә, туган якка фидакарьләрчә бирелгәнлек үрнәге булып тора. Ул энергиясе ташып торган, ныклы фикере булган шәхес, максатка омтылышлы, талантлы оештыручы һәм булдыклы җитәкче иде. Н.Зыятдинов берничә буын перспективалы җитәкчеләр һәм белгечләр тәрбияләде. Эчке культурага ия булуы, оптимистлыгы, намуслылыгы, рухи юмартлыгы аркасында ул зур дәрәҗәгә иреште һәм тирән хөрмәт казанды.
Н.З.Зыятдинов республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында якыннан катнашты. СССРның халык депутаты, ике чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты булып сайланды. КПССның 27нче съезды делегаты булды.
Н.З.Зыятдиновның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнде. Ул ике Ленин ордены, “Урак һәм чүкеч” Алтын медале, I дәрәҗә Ватан сугышы, Октябрь Революциясе һәм Мактау билгесе орденнары, “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены, күп санлы медальләр, Татарстан Республикасының Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Татарстан җирендә игелекле эз калдырган абруйлы шәхес Нәҗип Зыятдин улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, диелә М.Шәймиев, Ф.Мөхәммәтшин, Р.Миңнеханов, Ю.Камалтынов, М.Әхмәтов, С.Когогин, И.Халиков, Р.Әбүбәкеров, Т.Хөрмәтуллин, А.Хәбибуллин, И.Мостюков, Н.Тимашова һәм Ю.Кормашев кул куйган кайгынамәдә.