news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президентына Казанның яңа районара табигатьне саклау прокурорын тәкъдим иттеләр

Рөстәм Миңнеханов Денис Александровка җаваплы вазифасында уңышлар теләде.

ТР Президентына Казанның яңа районара табигатьне саклау прокурорын тәкъдим иттеләр

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашып, ведомство структурасында кадрлар алышынуы хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Вениамин Селифанов Рөстәм Миңнехановка Казанның яңа районара табигатьне саклау прокурорын тәкъдим итте. Әлеге вазифаны юстиция киңәшчесе Денис Александров башкарачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Денис Александров Чуваш дәүләт университетын тәмамлаган, прокуратура органнарында 2001 елдан бирле эшли. Ул Яңа Чабаксар шәһәре прокуроры ярдәмчесе, өлкән ярдәмчесе, урынбасары вазифасын биләгән, аннары Самара, Чабаксар районара табигатьне саклау прокурорларының урынбасары булып эшләгән.

«Рөстәм Миңнеханов Денис Александровка җаваплы яңа вазифасында уңышлар теләде. Очрашу барышында шулай ук Татарстан һәм табигатьне саклау прокуратурасы арасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар», - дип искәрттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100