news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводы күргәзмәсендә булды

Казан вертолет заводы мәйданчыгында Татарстан сәнәгать предприятиеләренең агымдагы елның 10 ае эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсе узды.

Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводы күргәзмәсендә булды
tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 10 аенда Татарстан сәнәгать предприятиеләре эше нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Чара Казан вертолет заводы мәйданчыгында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм предприятие вәкилләре катнашты.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводы җитештергән вертолетлар күргәзмәсен карады. Президентка гражданнар йөртү өчен эшләнгән Ми-38 очкычын күрсәттеләр. Беренче тапкыр вертолетны Мәскәүнең МАКС-2019 авиасалонында августта тәкъдим иттеләр. Очкыч интерьерын эшләгәндә куркынычсызлык һәм уңайлылык өлкәсендә заманча техник чишелешләр кулланыла. Вертолет 5 тонна файдалы йөк алырга сәләтле.

Заводның очу-сынау комплексында Президентка медицина модуле белән җиһазландырылган «Ансат» вертолетын күрсәттеләр. Модельләр үпкәләрне ясалма вентиляцияләү системасы, теле-ЭКГ белән җиһазланган һәм иң күп сыйдырышлы кабинага ия.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов берничә җитештерү цехын карап чыкты — агрегат-җыю производствосы мәйданчыгын, шулай ук соңгы җыю цехын карады.

Киңәшмә барышында Татарстан Президенты «Ел инженеры-2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурс өч категориядә үткәрелә. Барлыгы 258 гариза бирелгән, 21 республика предприятиесеннән 33 инженер җиңүче дип табылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100