news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Юрий Лужков Россия башкаласы мәнфәгатен лаеклы алып барды

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Мәскәүнең элеккеге мэры вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу белдерде.

Минтимер Шәймиев: Юрий Лужков Россия башкаласы мәнфәгатен лаеклы алып барды
tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Юрий Лужков Россия башкаласы мәнфәгатен лаеклы алып барды һәм анда яшәүчеләр белән килешеп эшләде. Бу хакта бүген Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдерде.

Татарстанның беренче Президенты Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу белдерде.

«Ул Россиянең тугрылыклы улы һәм бөек хезмәткәре булган патриот. Ул кайда һәм кем булып эшләсә дә, барысын да яратып, зур теләк белән башкарды. Юрий Михайлович гомер буе хезмәт итте», - диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе шулай ук Юрий Лужков белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булуын әйтте.

1992 елдан 2010 елга кадәр Россия башкаласын җитәкләгән Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков бүген 84нче яшендә вафат булды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100