news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Грэм Кук белән World Travel Awards премиясен тапшыру хакында сөйләште

Абруйлы халыкара премияне «Туристлык индустриясе оскары» дип атыйлар.

Миңнеханов Грэм Кук белән World Travel Awards премиясен тапшыру хакында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында туризм өлкәсендә World Travel Awards дөньякүләм бәйгесенә нигез салучы Грэм Кук белән очрашты һәм аның белән бәйгегә йомгак ясау тантанасын Казанда үткәрү мөмкинлеге хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Грэм Кук дөньякүләм туристлык премиясен тапшыру тантанасын Казанда үткәрү мөмкинлеге хакында сөйләште», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Фикер алышуда шулай ук Татарстан Президентының ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.


World Travel Awards премиясе сәяхәтләр, туризм һәм кунакчыллык индустриясендәге төп секторларда лидерларны билгеләү өчен 1993 елда гамәлгә куелган. Бүләк туристик кунакханәләр һәм торак, туристик истәлекле урыннар һәм авиакомпанияләр кебек категорияләрдә тапшырыла. Премияне еш кына «Туристлык индустриясе оскары» дип атыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100